Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады.
«Бүген иртә таңнан волонтерлар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлыйбыз. Безгә тынычлык һәм тормыш бүләк иткән кешеләр белән аралашу мөмкинлегеннән чиксез рәхмәт һәм шатлык хисләре йөрәкләребезне тулыландыра!"- дип билгеләде парламентарий.
«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты Татарстан Республикасында «мәрхәмәт — шәфкать» хатын — кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм патриотизм тәрбияләүгә, Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның героик үткәннәре турындагы хәтерне саклауга юнәлдерелгән. Проект кысаларында сугыш елларында хатын-кызларның батырлыклары истәлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар уза, парламентарийлар һәм башкарма һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре сугышта катнашкан хатын-кызларга, һәлак булганнарның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына барып, кирәкле ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, фотокүргәзмәләр, балалар иҗат эшләре конкурслары, гаилә архивлары документларын һәм материалларын муниципаль һәм дәүләт архивларына тапшыру оештырылды.