Халыклар бердәмлеге көне алдыннан бүген "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортында очрашу узды. Анда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе филиалы җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов катнашты. Мөхтәрәм кунаклар өчен капиталь ремонттан соң милли общиналар бүлмәләренә экскурсия уздырылды. Әлфия Когогина Халыклар дуслыгы йорты фондына милли костюмнар тапшырды, ул яңартылган бинага, милли костюмнар күргәзмәсенә таң калуын билгеләп үтте. Депутат җәмгыятьләрнең клуб формированиеләрендә тәрбияләнүчеләр белән аралашып алды.
Әлфия Когогина "Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты фондына милли костюмнар тапшырды
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан бүген "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортында очрашу узды. Анда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе филиалы җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов катнашты. Мөхтәрәм кунаклар өчен капиталь ремонттан соң милли общиналар бүлмәләренә экскурсия уздырылды. Әлфия Когогина Халыклар дуслыгы йорты фондына милли костюмнар тапшырды, ул яңартылган бинага, милли костюмнар күргәзмәсенә таң калуын билгеләп үтте. Депутат җәмгыятьләрнең клуб формированиеләрендә тәрбияләнүчеләр белән аралашып алды.
02.11.2022
Поделиться
0
Поделиться новостью