Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 00:31 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 00:31 , 19.5 °C
19.07.2021
0
Поделиться
Әлфия Когогина: "Балалар ялы һәм балаларны сәламәтләндерү куркынычсыз булырга һәм дәүләтнең даими контролендә торырга тиеш"

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында Татарстан Республикасында «Саулык» сәламәтләндерү комплексында булып, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру шартлары белән танышты.

"Балалар ялы һәм балаларны сәламәтләндерү куркынычсыз булырга һәм дәүләтнең даими контролендә торырга тиеш. Соңгы елларда без бу өлкәдә куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән законнар пакетын кабул иттек. Закон нигезендә, балалар ял итүе һәм аларны сәламәтләндерү буенча хезмәтләрне бары тик әлеге хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең бердәм реестрына керүче оешмалар гына оештыра ала. Төбәк хөкүмәтләре сайтларында балаларның җәйге ялын тәэмин итүгә рөхсәте булган оешмаларның исемлекләре урнаштырылырга тиеш, димәк, ата-аналар үз балалары өчен иң куркынычсыз вариантны сайлый ала. Бу җәйдә балалар лагерьларына юлламалар бәясенең яртысын компенсацияләү программасы эшли башлады – бу ата-аналарга зур ярдәм. Мондый инициатива белән Россия Президенты Владимир Путин чыкты. 31 августка кадәр тәүлек буе эшли торган балалар лагерында ял итү бәясенең 50% ына кадәр, 20 мең сумга кадәр кешбэк алырга мөмкин", - дип шәрехләде парламентарий.