«Яшь медиклар» проекты шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм Сугыш ветераннары госпитале ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Проект җитәкчесе – партия активисты Хәлил Сабиров.
«Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Римма Фәсхетдинова билгеләп үткәнчә, проект инде икенче ел рәттән тормышка ашырыла. Конференция медицина сыйныфлары укучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән һәм сәламәтлек саклау өлкәсенең булачак белгечләрен әзерләүгә ярдәм итә.