Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:37 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:37 , 21.5 °C
21.11.2022
0
Поделиться
Чаллы татар драма театры актрисасы үзенең юбилеен билгеләп үтте
Чаллы татар драма театры актрисасы үзенең юбилеен билгеләп үтте
Чаллы татар драма театры актрисасы үзенең юбилеен билгеләп үтте

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Миләүшә Имамованың 50 яшьлек юбилей кичәсе узды. Анда шулай ук Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча «Болан» спектакленең премьерасы тәкъдим ителде.

Юбилярны һәм театр труппасын спектакльнең премьерасы белән Мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев, Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге җитәкчесе, Г. Камал театрның баш режиссеры, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Станиславский ис. Халыкара премия лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, драматург Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева һәм Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин котлады. Шулай ук чарада артистканың театр училищесы буенча курсташлары һәм Сабир Өметбаев ис. Минзәлә татар дәүләт драма театры кунаклары да катнашты.