НДФЛ буенча артык түләүне ничек кире кайтарырга?
Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль Салым Хезмәте Инспекциясе салым вычеты өчен мөрәҗәгать иткәндә 3-НДФЛ декларациясен, артык түләүне кире кайтару турында гаризаны кертеп тапшырырга кирәк дип хәбәр итә. Салым органында НДФЛ буенча артык түләүне милек һәм социаль “вычеты” алганда ел азагында кайтарырга мөмкин. Әгәр декларация салым өчен тотып калынган акчаны кайтару максаты белән генә тапшырылса, аны ел тәмамланганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта, салым түләүченең керемнәре буенча тотып калынган акча буенча тапшырырга мөмкин.