Бүген, 1 апрельдә, Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Йосыфморза улы Мурзинга 99 яшь тулды. Әлеге истәлекле көндә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветеранны «Гаилә» милли проекты кысаларында Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады.
Таһир Йосыфморза улы 1927 елда Татарстан АССРның Яңа Әлем авылында туган. Сугыш елларында ул, бик яшь булуына карамастан, Ватан сагына баскан. Сарытаудагы хезмәте аның Бөек Җиңүнең уртак эшенә керткән мөһим өлеше булып тора. Госпитальдә дәваланганнан соң, Җиңү көнен ул өендә – туган җирендә каршылаган.
Сугыштан соң ветеран үзен хезмәткә багышлаган: озак вакыт Гремячинск шәһәрендә шахтер булып эшләгән, ә 1974 елдан – Яр Чаллыда. Аның гомуми хезмәт стажы 37 елдан артып китте.
Бүген Таһир Йосыфморза улы гаиләсе карамагында яши: аны 8 оныгы һәм 9 оныкчыгы сөендерә. Бүләкләре арасында – «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» исеме, шулай ук күпсанлы юбилей медальләре бар.