Совет очучы-истребителе Михаил Девятаевның мәңгелек батырлыгына 81 ел. Алман концентрацион лагеренә эләгеп, Девятаев мөмкин булмаган эшне эшләгән: иптәшләре белән бергә ул дошман самолетын басып алган һәм анда фронт сызыгына кадәр 300 чакрым чамасы юл үтеп, мөһим разведка мәгълүматларын тапшырган.
Алынган мәгълүмат нацист Алманиясе ФАУ-2 ракеталарын сынаган Пенемюнде серле базасын юк итүдә әһәмиятле роль уйнады.
Сугыш тәмамлангач, Михаил Петрович Казанга кайта һәм «Ракета» һәм «Метеор» елга карапларында капитан булып эшли.
1957 елның 15 августында Михаил Петрович Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Михаил Девятаевның тормышы һәм батырлыгы турында тулырак – карточкаларда.