Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:08 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:08 , 22.5 °C
16.10.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыга 800 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде
Яр Чаллыга 800 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде

Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәләре гадәттәгечә расланган өч мәйданчыкта узды: Г. Тукай исемендәге яр буенда «Төзүче» стадионы янында, Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркында.

Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан барлыгы 800 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән: Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Лениногорск, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Сарман, Тукай, Ютазы.

Чаллылылар бәрәңге, суган һәм башка яшелчәләр, шулай ук ит һәм ит продукциясен актив сатып алдылар. Сарман муниципаль районы «Төзүче» стадионы мәйданчыгында концерт программасы оештырды.