Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:24 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:24 , 20.5 °C
18.04.2022
0
Поделиться

19 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә республиканың төньяк районнарында бозлавык; төнлә һәм көндез күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараю белән томан.

Яр Чаллыда болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә урыны белән юеш кар. Аерым районнарда томан, төнлә төньякта урыны белән бозлавык. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0 .. .+4˚. Көндез максималь һава температурасы +6..+10˚. Төнлә төньяк районнарда бозлавык.