Ведомство эше гаиләләргә, бигрәк тә Ватанны саклаучылар гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр итте.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев кушуы буенча мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре өчен шәһәрдән 100 мең сум күләмендә матди ярдәм һәм Татарстан Республикасыннан бүләк җыелмалары тапшырылып, яңа туган балаларның шәхси теркәлү чыгымнары оештырылды.