Воскресенье, 31 мая 2026
Һава торышы Хәзер 05:14 , 12.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 05:14 , 12.5 °C
21.11.2025
0
Поделиться
Чаллы картиналар галереясендә «Вакыт ритмнары» дип исемләнгән юбилей күргәзмәсе ачылды

Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясе үзенең 45 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Галерея коллективын хезмәттәшләр, мәдәният учреждениеләре вәкилләре һәм рәсем сәнгатен яратучылар котлады.

Сәламләү сүзе белән мәдәният идарәсенең оештыру-массакүләм эшләр бүлеге башлыгы Эльмира Азрапкина чыгыш ясады.

Ул галерея хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чаллы Башкарма комитеты тарафыннан лаеклы бүләкләр тапшырды.