Шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәклеген ассызыклады.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов әйтүенчә, бүгенге көндә 41 эшмәкәр еллык 1 процент белән барлыгы 136 млн сум кредит алды. Тагын 6 гариза эштә.
Депутатлар янгын аркасында зыян күргән эшмәкәрләрне физик затларның мөлкәтенә һәм җиргә аренда салымыннан азат итү турындагы карарны бертавыштан раслады.