«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе Башкарма комитетның мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе катнашлыгында, «Чаллы Икмәге» компаниясе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе, Бөтендөнья Татарлар Конгрессы ярдәмендә «Минем яраткан шәһәрем» дигән шәһәр журналистлар конкурсы үткәрә.
Конкурста Яр Чаллыда эшчәнлек алып баручы һәм «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясенә татар телендә материаллар җибәрүче Чаллы журналистлары катнаша ала.
Һәр номинация буенча акчалата приз фонды 50 мең сум тәшкил итә. Һәр номинация буенча бер призлы урын билгеләнә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Туган шәһәр тарихы», «Шәһәр халык күзе белән», «Безнең шәһәр геройлары», «Яр Чаллы традицияләре», «Чаллы – заманча шәһәр», «Чаллы – күпмилләтле шәһәр», «Чаллы брендлары»,- «Чаллы фотоларда», «Матур телле журналист» махсус призы.
Конкурс эшләре 2026 елның 5 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Яр Чаллы, Яшь Ленинчылар бульвары, 9 нчы йорт, шәхсән тапшырырга яки «Шәһәр журналистлар конкурсына» дип билгеләп почта белән җибәрергә. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 57-01-19, электрон почта: shahri_chally@mail.ru