Яр Чаллы балалар бакчасында хәвефсезлек культурасы буенча дәрес узды
82 нче «Подсолнушек» балалар бакчасында Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган мөһим чара узды. Учреждение тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре өчен «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында хәвефсезлек культурасы буенча Бөтенроссия ачык дәресе үткәрелде.