Яр Чаллыда "Голубой трамвай - навстречу Победе" акциясе узды
Бүген Үзәк районы хакимияте «Электротранспорт» белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, гадәттәгечә, "Голубой трамвай - навстречу Победе" акциясен оештырды. Чарада "Подснежник" ветераннар хоры һәм 46 нчы мәктәп тимурчылары катнашты.