Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:40 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:40 , 25.5 °C
09.09.2022
0
Поделиться
Бүген 6/01 йорт ишегалдында 30 яшь чыршы һәм миләш пәйда булды
Бүген 6/01 йорт ишегалдында 30 яшь чыршы һәм миләш пәйда булды

Быел 6/01 йорты яны территориясе «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелде. Ләкин бу йортта яшәүчеләр моның белән генә тукталмады, алар үз ишегалдын төзекләндерүдә шәхсән катнашырга булдылар. Балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге бик күңелле мизгелләр китерде, һәрберсе яшелләндерүгә үз өлешен кертте.

Үсентеләр утыртуда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, микрорайонда яшәүчеләр, идарәче компания, «6 комплекс» территориаль иҗтимагый җирле үзидарә вәкилләре актив катнашты.