Мондый салым бөтен машина йөртүчеләренә кагылмый. Люкс класслы машина хуҗаларын гына. Чаллыда кыйммәтле машинаны йөртүчеләр саны 19 кеше. Алар салымны югары коэффициент буенча түләячәк. Гомуми сумма – 3 млн сум тәшкил итә.
Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова хәбәр итте.