Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:15 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:15 , 17.5 °C
22.12.2021
0
Поделиться
48/20 йортының зыян күргән подъездларыннан 28 бала мэр чыршысына чакырылган
48/20 йортының зыян күргән подъездларыннан 28 бала мэр чыршысына чакырылган

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча, 48/20 йортының зыян күргән өч подъездыннан 28 бала «КАМАЗ» мәдәният сараена мэр чыршысы бәйрәменә чакыру алды, анда «Морозко» музыкаль әкияте тәкъдим ителәчәк. Кайбер сәбәпләр аркасында балаларның бер өлеше тамашага бара алмаячак, шул исәптән Чигвинцевлар гаиләсе дә. Шуңа күрә бүген аларга Яңа елның төп персонажлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы кунакка килде. Алар Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов белән бергә балаларга татлы бүләкләр һәм уенчыклар тапшырдылар.