Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 00:01 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 00:01 , 21.5 °C
12.12.2022
0
Поделиться
Мобилизацияләнгән чаллылыларның балалары өчен кинотеатрга бару оештырылды

Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов махсус хәрби операциядә бурычларын үтәүче чаллылыларның гаиләләренә ярдәм акциясе оештырды. Якшәмбе көнне Чаллының 250 баласын кинотеатрга чакырдылар һәм «Новогодний переполох» дигән мультфильм күрсәттеләр. Чарада шулай ук балаларның әниләре, әби-бабалары да катнашты. Балаларны тамаша алдыннан Кыш бабай белән Кар Кызы каршы алдылар һәм тәм-томнар өләштеләр.