Наил Мәһдиев Чаллы укучыларын каникулларда эшкә урнаштыруны оештырырга кушты
«Рәсәй эше» кадрлар үзәгендә исәптә 1819 кеше эшсез дип теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,65% тәшкил итә. Бүген аппарат киңәшмәсендә "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова шундый мәгълүматлар җиткерде. Ел башыннан 2752 Чаллы кешесе эшкә урнаштырылган, шуларның 281е – май аенда.