Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:34 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:34 , 27.5 °C
15.09.2021
0
Поделиться
19 сентябрьдә Мәктәп Укучылары Советларына депутатлар сайлау узачак

Укучылар мөстәкыйллеккә өйрәнәләр: җомга, шимбә, 17 һәм 18 сентябрь көннәрендә 1-11 сыйныф укучылары өйләрендә проект уйлап табачаклар һәм киләсе атнада аларны сыйныф алдында яклыячаклар. Проектларны индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләргә була, берничә фәннәрне берләштерергә мөмкин.

Ә инде 19 сентябрьдә белем бирү учреждениеләрендә Мәктәп Укучылары Советларына депутатлар сайлау узачак. Балалар мәктәпкә депутатлар арасыннан мәктәп спикерын сайлау өчен киләчәк.

Күңел ачу чаралары да оештырылачак: һава торышы яхшы булган очракта, мәктәп укучылары советлары тавыш бирүдә катнашучылар өчен спорт һәм интеллектуаль интерактивлар үткәрәчәкләр.