Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:24 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:24 , 26.5 °C
20.03.2023
0
Поделиться
2023 елда Яр Чаллыда 18 юл төзеләчәк һәм ремонтланачак

Яр Чаллы юллары торышы бүген көнүзәк темаларның берсе. Кыштан соң асфальт нык таушалган. Адым саен чокыр-чакыр. Дымлы һава торышы булуына карамастан, бер атна элек юлларга ремонт ясаучылар чыкты. Алар гадәттә төнге вакытта эшли. Иң беренче чиратта Машиностроительная, Низаметдинов, Жуков, Хлебный проезд урамнарын, Яшьлек, Халыклар Дуслыгы, Хәсән Туфан проспектларын, Сарман трактын тәртипкә китерделәр. Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, барлыгы 485 квадрат метр юл төзекләндерелде. 

Ремонт таләп итүче участоклар шактый. "Төзекләндерү эшләренең сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Аннан-моннан булырга тиеш түгел. 1 көнлек, 1 атналык юллар ясамагыз. Эшнең үз технологиясе бар. Ямалган чокырларны кабул иткәндә дә белгечләр җентекләп тикшерергә тиеш”, - диде мэр.