Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:40 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:40 , 22.5 °C
07.12.2022
0
Поделиться
15 Чаллы гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды
15 Чаллы гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды
15 Чаллы гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды
15 Чаллы гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды

7 декабрьдә Тантаналар сараенда Чаллының 15 гаиләсе өчен бәйрәм чарасы узды. Тантанада ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов һәм Яр Чаллы шәһәренең Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәнгәрәев катнашты.

Барлык ата-аналар да тантананың төп сәбәпчеләре - яңа туган сабыйлар белән килделәр. Яшь ата-аналарга мәхәббәт һәм гаилә иминлеге теләп җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. Бүгенге көндә Чаллыда ана капиталына 55 меңнән артык сертификат бирелгән, шул исәптән 2022 елда – 3620 чаллылы ана капиталын рәсмиләштергән.