Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:06 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:06 , 11.5 °C
02.11.2022
0
Поделиться
Чаллының 14 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды
Чаллының 14 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды

Бүген Тантаналар сараенда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Чаллының 14 гаиләсе сертификатларга ия булды. Тантанада ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев катнашты. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, ана капиталының суммасы ел саен индексацияләнә. 2022 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы 40 646 сумга арттырылды һәм хәзер ул 524 527,9 сумны тәшкил итә.