ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы Руслан Шәнгараев 14 гаиләне котладылар.
Бүгенге көндә Чаллыда ана капиталына 55 меңнән артык сертификат бирелгән, шул исәптән 2022 елда – 3740 кеше ана капиталын рәсмиләштергән.
Чара ахырында катнашучылар ана капиталыннан файдалану мәсьәләләре буенча шәхси консультацияләр алдылар.