Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 20:25 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:25 , 23.5 °C
10.06.2021
0
Поделиться
12 һәм 13 июньдә Яр Чаллының кайбер юлларында вакытлыча хәрәкәт чикләнәчәк

Чаллыда шосседа велоспорт буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге кысаларында "Закарин Кубогы" узачак. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең кайбер урыннарында юл хәрәкәте чикләнәчәк.

12 июньдә 09:30дан 15:30га кадәр Металлургическая урамы буенча КАМАЗ проспектыннан Моторная урамына кадәр;

13 июнь көнне 09:30дан 15:30га кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча Сөембикә проспектыннан алып Җиңүнең 40 еллыгы урамына кадәрге участокта, КАМАЗ проспектына таба юнәлештә.