Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:47 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:47 , 25.5 °C
08.10.2021
0
Поделиться
Чаллы медицина учреждениеләре территорияләрендә 105 агач утыртылды

Яр Чаллыда, 10 сентябрьдән башлап, көзге агачлар утырту бара. Хәзерге вакытта 6 705 яшел үсенте утыртылган, шуларның 105е - шәһәрнең медицина учреждениеләре территорияләрендә.

Шулай итеп, бишәр чыршы 7 нче шәһәр поликлиникасы, 3 нче шәһәр поликлиникасы һәм 1 нче балалар стоматологиясе поликлиникасы территорияләрен бизәделәр. 2 нче шәһәр хастаханәсе янындагы территориядә 20 агач - чыршы һәм миләш утыртылды. Чәршәмбе көнне уздырылган өмәдә Тукай исемендәге яр буенда Сугыш ветераннары өчен госпитале каршында 70 миләш утыртылды.