Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:56 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:56 , 28.5 °C
01.08.2023
0
Поделиться
Россия шәһәрләреннән 10 команда Чаллыда пляж волейболында катнашты
Россия шәһәрләреннән 10 команда Чаллыда пляж волейболында катнашты

«Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында 80+ ветераннар микст турниры узды, анда Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Минзәлә, Уфа һәм Хабаровск шәһәрләреннән 10 команда катнашты. 

Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Уфа шәһәре командасы алды, 2 урынга шулай ук Уфа шәһәре командасы чыкты, өченче урынны Яр Чаллы командасы алды, дүртенче урынны Казан-Хабаровск командалары яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр алдылар.