1 февральдән Яр Чаллы шәһәрендә лимитсыз юл йөрү билетлары гамәлгә керә.
Автобусларда һәм трамвайларда йөрү өчен бер айлык лимитсыз билет бәясе — 2400 сум була.
Трамвайда гына йөрүчеләр өчен лимитсыз билетлар 1600 сум торачак. Юл йөрү билетларын «Впрок» һәм «Циркуль» кибетләрендә сатып алырга була.