Чаллының М.Ш. Бибишев исемендәге олимпия резервына караган «Витязь» спорт мәктәбе беренче урынны яулады. Чара Казанда узды.
Иң яхшы тренерлар диплом белән бүләкләнде.
Олимпия резервы спорт мәктәпләре арасында икенче урынны «Кэмпо» спорт мәктәбе алды. Өченче урынга «Олимпийский» спорт комплексы лаек булды.