Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Чаллы брендының тегү остаханәсендә булды. Hello, beauty бренды Яр Чаллыда 9 ел элек оешкан. Аны оештыручылар-Ләйсән Шәяхмәтова һәм Лилия Ярмөхәммәтова 18 сентябрьдә Чаллы шәһәрендә үтәчәк җиңел сәнәгать фестивалендә катнашачаклар. Хәзер аларда эшләүче тегүчеләрнең уртача хезмәт хакы 60 мең сумнан артып китә. Наталия Кропотова белән әңгәмә вакытында эшкуар хатын заказлар күп, әмма кадрлар җитмәү проблемасы бар, дип уртаклашты.
"Фестивальдә без шәһәр халкына үз продукциябезне генә күрсәтеп калмыйча, тегүче һөнәренең исән булуын, бу шөгыль хобби, гына түгел, табыш китерә торган эш булачагын да исбатларбыз", – дип сөйли Ләйсән Шәяхмәтова һәм Лилия Ярмөхәммәтова.