Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль район вәкилләренә махсус техника ачкычларын тапшырды. Бу «Бродвей» фронталь төягечләре, роторлы кар чистарткычлар, автогрейдерлар, экскаватор-төягечләр һ.б. Шундый ук техника республиканың калган муниципалитетларына да озатылачак.
Рөстәм Миңнеханов район һәм юл хезмәте предприятиеләре җитәкчеләренә әлеге техникадан нәтиҗәле файдалану үтенече белән мөрәҗәгать итте.