Чаллы хакиме Наил Мәһдиев вакытлыча ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр белән очрашты. Иң беренче ул аларның һәркайсына кул биреп исәнләшеп чыкты.
«Бу 19нчы очрашуыбыз. Ватаныбызны сакларлык ир-атлар үстергән әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга һәм гаиләләрегезгә рәхмәтемне белдерәм», - диде Наил Мәһдиев.
Очрашуда ул хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелгәне турында сөйләде һәм киләчәктә дә аларның игътибар үзәгендә булачагын әйтте.