Шәһәр хакиме хәрби хезмәткәрләр белән очрашты.
«Командирның радиостанция җиһазларын сатып алу турында мөрәҗәгате булды. Хәзер без аларга аппаратура тапшырабыз. Сезне җиңү белән көтәбез», - диде Наил Мәһдиев.
Радиостанция заман таләпләренә җавап бирә. Ул юеш шартларда гына түгел, хәтта суга тыгып алсаң да эшлиячәк. Аны 15 км диаметрда кулланып була һәм аккумуляторы озакка җитә.