Воскресенье, 24 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:54 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:54 , 25.5 °C
03.02.2023
0
Поделиться
Талпан энцефалитына каршы вакцинацияләү башланды

7нче хастаханәдә талпан сезонына әзерләнә башладылар. Чаллылыларны талпан энцефалитына каршы вакцинациялиләр.

Беренче чиратта, эшчәнлекләре урман массивларында урнашу белән бәйле булган кешеләргә (урман әзерләүне, гидромелиоратив һәм авыл хуҗалыгы эшләрен башкаручыларга, шәһәр яны лагерьлары хезмәткәрләренә , туристларга, бакчачыларга, балыкчыларга, урманга ял итү максатыннан килүче кешеләргә һ.б.) прививка ясарга киңәш итәбез.

Вакцинация ясау өчен яшәү урыны буенча хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививка ясатыр алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур.