Воскресенье, 24 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:10 , 16.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:10 , 16.5 °C
09.10.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы укытучысы 1 млн сум җиңде
Яр Чаллы укытучысы 1 млн сум җиңде

Балалар сәнгать мәктәбендә, көллият һәм югары уку йортларында белем бирүче укытучылар арасында россиякүләм бәйге уздырылды. РФ мәдәният министрлыгы нәтиҗәләр ясады. 100 укытучы - 500шәр мең, 50 укытучы 1шәр миллион сум премиягә лаек булды. Исемлектә Яр Чаллы укытучылары да бар. Сәнгать көллияте укытучысы Евгения Ермилова 1 млн сум премия алды.

С. Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбенең халык-клавиша уен кораллары бүлеге укытучысы Елена Лобанова 500 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Педагогларның икесе дә конкурста Татарстан данын яклады.